Чирмешән урманнарында да янгынга каршы катгый режим кертелде
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм административ җәза каралган.
- 14 апрельдән республика урманнарында янгынга каршы сезон игълан ителде, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Бу чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Әлеге кагыйдәләр гади, аларны үтәү сездән зур көч таләп итмәячәк. Кабызылган шырпы яки тәмәке төпчеген ташламагыз. Урманда, аланнарда, басу һәм болыннарда кипкән үләнне яндыру катгый рәвештә тыела.
Язгы кыр эшләрен башкаручы механизаторларга да игътибарлы булырга кирәк, диләр. Майланган, бензин, керосин яки башка ягулык матдәләр сеңдерелгән сөртү материалларын теләсә кайда калдырырга ярамый.
Двигатель эшләп торганда ягулык салу, шулай ук андый машина янында тәмәке тарту, ачык ут куллану тыела.Бу чорда барыбыз да аеруча игътибарлы һәм уяу булырга тиешбез. Урманда төтен яисә янгын күрәсез икән: 112, 8-987-233-99-65, 8-(84396)-2-58-79 телефоннары аша хәбәр итү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев