Чирмешән районында мөмкинлекләре чикле балаларны бәйрәм белән котладылар
Белеп торыгыз

Чирмешән районында мөмкинлекләре чикле балаларны бәйрәм белән котладылар

Халыкара балаларны яклау көнендә “Багетный” кооперативы һәм район инвалидлар оешмасы мөмкинлеге чикле балаларны сөендергәннәр.

-Чирмешән, Түбән Чегодай, Лашман, Әмир авылларында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле ун баланы бәйрәм белән котладык, - диде “Багетный” кооперативы рәисе урынбасары Марат Әһлиуллин. – Азык-төлек, тәм-томнар тутырылган пакетларны өйләренә илтеп бирдек.

Район инвалидлар оешмасы әлеге балаларга уенчыклар алып барган. Сабыйларга әлеге бәйрәм бүләкләрен алырга нефтьчеләр булышкан.

-Районда физик мөмкинлеге чикле 74 бала яши. Авыр диагнозлы, бәйрәмгә үзләре килә алмаган балаларның өйләренә барып котладык, - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Ирина Митяева фотолары


Нет комментариев