Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында былтыр дүрт кеше алкогольдән агуланып вафат булган

2022 елда районда дүрт кеше алкоголь белән агулану сәбәпле якты дөнья белән хушлашкан.

-Алкоголь белән агулану авыр чир, кыска вакытта зур дозада спиртлы эчемлекләр куллану үлемгә дә китерергә мөмкин, - диде район үзәк больницасы баш врачы, нарколог Лилия Мортазина. - Алкоголизм 200ләп төрле авыруга сәбәпче була. Исерткеч эчемлек ашказаны-эчәк трактына һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый, ул шулай ук инсульт һәм йөрәк тотуы белән дә тәмамланырга мөмкин.

Моннан тыш, алкоголь яман шеш авыруларының үсешенә китерә. Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланган кешеләрнең үңәч, эчәк, бавыр, шулай ук авыз куышлыгы, йоткылык, күкрәк бизендә яман шеш куркынычын арттыра.

Бу сәбәпле үлемнең иң югары күрсәткече эшкә яраклы яшьтәге кешеләргә туры килә, ә 14 процент очракта 20-39 яшьлек кешеләр спиртлы эчемлекләр корбаны була.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев