Язгы мәктәп ярминкәләрендә район мәктәпләре, дүрт тапкыр сату итеп, 538 мең сумлык керем алдылар.
“Кәрвансарай” янындагы мәйданчыкта соңгы ярминкәдә тагын егерме мәктәп коллективы катнашты, алар бөтен товарларын урнаштырып киттеләр диярлек. Бүгенге керем 157 мең сум чамасы.
Мәгълүм булгача әлеге ярминкәдә сату итүдән кергән средстволар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрелә.
Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев