Чирмешән районы башлыгын Грамота белән бүләкләделәр
Белеп торыгыз

Чирмешән районы башлыгын Грамота белән бүләкләделәр

Район җитәкчесе Рамил Айбатовны республиканың хәрби комиссариаты Грамота белән бүләкләде.

Әлеге бүләк яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү һәм Ватан сакчылары хәтерен мәңгеләштерү өчен бирелгән.

Грамотаны, хәрби комиссар исеменнән, якташыбыз, отставкадагы полковник Равил Сөбханкулов (Иске Кадида туып үскән) Чирмешәнгә килеп тапшырды.

Кадыйр Гомәров фотосы.


Нет комментариев