Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чүп яндырсаң – штраф

"Чистартабыз, чүп яндырабыз,"- дип аклану урынсыз. Кагыйдәләрне бозып ут яктың икән, янгын сүндерүчеләр 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф сугачак. Торак пунктларда чүп яндыручыларга экологларның җәзасы тагын да кырысрак: штраф 2000 сумнан 3500 сумга кадәр. Ел буена әлеге хәл тагын кабатланса, бу сан 3500дән 5000 сумга ук күтәрелә. Әйе, язга...

"Чистартабыз, чүп яндырабыз,"- дип аклану урынсыз. Кагыйдәләрне бозып ут яктың икән, янгын сүндерүчеләр 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф сугачак. Торак пунктларда чүп яндыручыларга экологларның җәзасы тагын да кырысрак: штраф 2000 сумнан 3500 сумга кадәр. Ел буена әлеге хәл тагын кабатланса, бу сан 3500дән 5000 сумга ук күтәрелә.


Әйе, язга кереп көннәр җылытты исә янгыннар саны арта. Фаҗигаләр еш кына чүп-чар, коры үлән яндыру аркасында килеп чыга.

Муниципаль район башлыгының язгы-җәйге чорда икътисади объектларда һәм торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы карары да бар. Анда да чүп, үләннәр яндыруны тыю хакында әйтелә. Бу турыда халыкка аңлату зарур. Ут белән бәйле бәла-казаларга әзерлек кысаларында хуҗалыкларда, шәхси йортларда су запаслары кайгырту мөһим.

"Ут чыккан очракта янгын хезмәтенә, 01 яки 2-57-01 телефон номеры буенча, шалтыратыгыз.Янгын сүндерүчеләргә ут чыккан торак пунктны, урамны, йорт номерын хәбәр итәргә һәм нәрсә янганын әйтергә кирәк. Аннан, кем шалтыратканын һәм үзегезнең телефон номерын атыйсы",- ди райондагы янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нурмогомед Арсуев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штраф экологлар