Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәннең яшь сайлаучысы Илназ Галләмов: “Президент сайлауларында катнашу - зур дәрәҗә”, - ди

Чирмешәндә яшәүче Илназ Галләмовка әле гыйнвар ахырында гына 18 яшь тулган. Ул үзенең Президент сайлауларында катнаша алуына бик шат. Якташыбыз бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Илназ илебезнең киләчәгенә битараф түгел, Президентлыкка кандидатларның чыгышлары белән танышып барган һәм кем өчен тавыш бирәчәген кат-кат...

Чирмешәндә яшәүче Илназ Галләмовка әле гыйнвар ахырында гына 18 яшь тулган. Ул үзенең Президент сайлауларында катнаша алуына бик шат. Якташыбыз бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Илназ илебезнең киләчәгенә битараф түгел, Президентлыкка кандидатларның чыгышлары белән танышып барган һәм кем өчен тавыш бирәчәген кат-кат уйлаган.

-Бүген һәркемнең тавышы мөһим роль уйный. Бу илнең язмышын һәм безнең киләчәкне хәл итә торган көн, - ди Илназ. - Мин быел 11 класста укыйм, алда зур сынаулар көтә. Шуңа мәгариф өлкәсендә, бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр булуына өметләнәм. Уку йортларында уку тулысынча түләүсез булмаса да, бюджет урыннарын арттырсыннар иде. Мин илебезне тыныч юлдан алып барачагына өмет уяткан кандидатка тавыш бирдем. Илебездә сугышлар, кан коюлар булмасын, тыныч, дус, тату яшик.

Яше җиткән һәркем сайлауларда катнашып үз тавышын бирә ала. Бүгенге Россия Федерациясе Президентын сайлауларда районда, үткән ел яки әле быел гына 18 яшен тутырган 318 егет һәм кыз тәүге тапкыр катнаша. Алар барысы да исемлеккә кертелгән һәм кем, кайсы сайлау участогында тавыш бирәсен күптән белә. Яшь сайлаучыларга истәлек бүләкләре тапшыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев