Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне Пасхада өйдә калырга өндиләр

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен,  якташларыбызны мәчетләргә, чиркәүләргә йөрмичә торырга өндиләр. Республика Министрлар Кабинетының 14 апрельдән әлеге гамәлләрне вакытлыча  тыю хакында карары да бар.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да бу уңайдан мөрәҗәгать белән чыгып, законнарны тыңларга, йогышлы чирдән саклану өчен, Пасха бәйрәмнәре көннәрендә храмнарга бармаска, өйдә торырга өндәде. Бу җиңел түгел, әмма шулай кирәк, дигән ул.

Пасха алдыннан районыбызның православие дине  руханилары район җитәкчелеге белән очрашып та тыюлар хакында сөйләштеләр.

-Аңлыйбыз, бик зур бәйрәм. Әмма безгә халкыбызның сәламәтлеген саклап калу мөһим, әлегә өйдә генә торыйк. Зур үтенеч – халкыбыз моны аңлап кабул итсен иде, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Район благочинные Иеромонах Серафим да җыенга килгән дин әһелләренә чиркәүләргә килүнең вакытлыча, эпидемиологик хәлнең уңайга үзгәрүенә кадәр тыелуын райондашларыбызга аңлатырга өндәде.

-Сукранмый, зарланмый, провакацияләргә бирешмичә, Ходайга ышанычыбызны югалтмыйча, кушканнарны тыңлап эшләргә тиешбез. Бердәм булсак кына без бу чирне җиңәчәкбез, - диде ул.

Пасха бәйрәмендә һәм башка көннәрдә дини йортларда бары руханилар, шушы йортларда хезмәт куючылар гына гыйбадәт кылу йолаларын башкарачак. Халыкка анда бару вакытлыча тыела.

Шундыйрак тәртипләр тиздән Изге Рамазан аена керүче мөселман якташларыбызга да кагыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев