Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне бүген яңгырлы, яшенле тотрыксыз һава торышы көтә

Бүген, 21 июльдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, томан төшәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин.

Моннан тыш, тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда, нигездә, төбәкнең көньяк-көнбатышында, көньяк һәм көньяк-көнчыгышында, яшенле яңгырлар булачак. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Татарстан территориясендә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9.. +14 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Ә республика башкаласында +12..+14 градус көтелә. Көндезге сәгатьләрдә көн 20-25 градуска кадәр җылыначак. Казанда +22, +24 градус җылы булачак.

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Мәгълүмат алынды:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев