Чирмешәнлеләргә 19 мартта бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә 19 мартта бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Аны Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра. Бу көнне түбәндәге җитәкчеләргә һәм белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Чирмешән, Беренче май урамы, 29) :

Пенсия фонды белгече Лилия Гатина - 8.00 – 9.30

Суд приставы Илнар Алиев - 9.30 – 11.00

Нотариус Ландыш Фәсхетдинова - 11.00 -  12.30

“ТР БТИ” җәмгыятенең Чирмешән подразделениесе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча  башкаручы Галина Портнова - 12.30 – 14.00

Адвокат Илдар Дәүләтшин - 14.00 – 15.30

Җәмәгать кабул итү җитәкчесе Лилия Селезнева, 8 (84396) 2-58-45.

фото архивтан


Нет комментариев