Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чистай юлындагы авария - чирмешәнлеләр утырган машина каршы як полосага чыккан

26 сентябрь кичендә Чистай тирәсендәрәк булган юл һәлакәтендә 42 яшьлек якташыбыз һәлак булды, икенчесе тән җәрәхәтләре алды.

Әлеге фаҗига кичке, эңгер-меңгер вакытта килеп чыга. Чирмешәнлеләр утырган “Фольсфаген Поло“ машинасы каршы як полосага чыга һәм “ГАЗ“ маркалы йөк машинасына бәрелә...

Казанга эш буенча шәхси машинасында барган чирмешәнле Рафаэль Сөләйманов исән-сау, пассажирлары: кадетлар мәктәп-интернаты укытучысы Хәким Мәссаров больницада дәва ала, шул ук мәктәптә эшләгән Наилә Талипова вафат. Мәрхүмәне Әмир зиратында җирләделәр, аның өч баласы: 7 нче сыйныфта укучы Диләрә, 3 нче сыйныфта укучы Әмирә һәм 5 яшьлек Әмирхан ятим калдылар. Әтиләре Әнәскә сабырлык, саулык телибез.

Әлеге фаҗига – юл һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә.

Юлларда сак, ашыкмыйча йөрик!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X