Чирмешәнлеләр транспорт чарасын Нурлатта яки Әлмәттә терки ала
Район ЮХИДИ бүлекчәсендә транспорт чараларын исәпкә кую, теркәү гамәлләре вакытлыча тукталып тора. -Райондашларыбызга бу мәсьәлә уңаеннан Нурлатка һәм Әлмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмис Шәкүров.- Нурлатта теркәү хезмәте сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә төшкә кадәр эшли. Агрегатларны тикшерү иртәнге сәгать сигездән башлана. Теркәү хезмәтенә...
Район ЮХИДИ бүлекчәсендә транспорт чараларын исәпкә кую, теркәү гамәлләре вакытлыча тукталып тора.
-Райондашларыбызга бу мәсьәлә уңаеннан Нурлатка һәм Әлмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмис Шәкүров.- Нурлатта теркәү хезмәте сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә төшкә кадәр эшли. Агрегатларны тикшерү иртәнге сәгать сигездән башлана. Теркәү хезмәтенә Интернетта "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша язылу мәҗбүри.
Архив фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев