Чирмешәнлеләр транспорт чарасын Нурлатта яки Әлмәттә терки ала
Район ЮХИДИ бүлекчәсендә транспорт чараларын исәпкә кую, теркәү гамәлләре вакытлыча тукталып тора.
-Райондашларыбызга бу мәсьәлә уңаеннан Нурлатка һәм Әлмәткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәмис Шәкүров.- Нурлатта теркәү хезмәте сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә төшкә кадәр эшли. Агрегатларны тикшерү иртәнге сәгать сигездән башлана. Теркәү хезмәтенә...