Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр кызу көннәрне ничек үткәрә?

Урамда эссе. Инде ничә көн термометр 30дан югары температура күрсәтә. Кызудан ничек сакланырга, эссене ничек җиңелрәк кичерергә? Шул хакта райондашларыбыздан да сорашырга булдык. Һади Шәйдуллин: - Мин эссене җиңел кичерәм. Рәхәтләнеп йөрим. Исәнлегем, Аллага шөкер, яхшы. Эчүен күбрәк эчеләдер инде, сөтле кайнар чәйгә өстенлек бирәм. Зоя Ларионова: - Кызуны авыр...

Урамда эссе. Инде ничә көн термометр 30дан югары температура күрсәтә. Кызудан ничек сакланырга, эссене ничек җиңелрәк кичерергә? Шул хакта райондашларыбыздан да сорашырга булдык.

Һади Шәйдуллин: - Мин эссене җиңел кичерәм. Рәхәтләнеп йөрим. Исәнлегем, Аллага шөкер, яхшы. Эчүен күбрәк эчеләдер инде, сөтле кайнар чәйгә өстенлек бирәм.
Зоя Ларионова: - Кызуны авыр кичерәм. Баш авырта, кан басымы күтәрелә. Шуңа да эссе көнне урамга чыкмаска тырышам. Эшләрне дә кичке якка калдырам.
Гөлнара Сәмарханова: - Мин ашханәдә эшлим. Билгеле, плитәләр янында болай да кызу, ә инде урамда да эссе булгач, бөтенләй авыр. Мин салкын компот күп эчәм, ул сусауны бастыра.
Розалия Бигеева: - Чамадан тыш эссе шул. Квартираларда да бөркү. Көне буе ваннада коенабыз. Ләкин, минемчә, җәй шундый булырга тиеш тә инде, быел яңгырлар да яуды, эссе көннәр дә кирәк.
Синоптиклар атна ахырына кадәр шундый аномаль эсселек сакланасын әйтәләр. Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Эсседән ничек сакланырга? Район үзәк больницасы врачы Юлия Варкичева мондый киңәш бирә:
-Ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга, аеруча көннең кызу вакытында. Суны күп эчәргә кирәк, чөнки югары температурада кеше тирли һәм тәннән шактый тоз һәм су чыга. Организмны тоз һәм микроэлементлар белән тәэмин итү өчен тозлырак минераль су, ачы сөт ризыклары һәм соклар эчәргә киңәш ителә. Менюга да үзгәрешләр кертергә. Майлы, кыздырылган һәм татлы азыкларны рационнан төшереп калдырырга. Җиңел азыкларга, әйтик, яшелчә һәм җиләк - җимешкә, салкын ашларга һәм окрошкага өстенлек бирергә. Мондый чакта салкын душ та бик урынлы булыр. Табигый тукымадан булган кием кияргә. Артык күп көч сораучы физик эшләр эшләмәскә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы термометр эссе