Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр кайчан пенсиягә чыга ала?

Пенсия билгеләү турында газетада еш язылса да, райондашларыбыздан моңа кагылышлы  сораулар килеп тора: армиядә хезмәт иткән еллар пенсия билгеләгәндә исәпкә алынамы, хатын-кызларның декрет яллары, яшь вакытта колхозда, күмәк хуҗалыкларда, кайсыдыр башка оешмада эшләгән чорны стажга кертәләрме һәм башкалар буенча аңлатма кирәксенүчеләр бар.

Әлеге уңайдан без РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатинага мөрәҗәгать иттек. Аның җавабын газета укучыларга да җиткерәбез:

-Әйе, мондый сораулар белән безгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Армиядә хезмәт иткән еллар, декрет яллары, яшь вакытта эшләгәннәр, барысы да, гомуми стажга керә, ә вакытыннан алда (37 һәм 42 ел стаж) пенсия билгеләү өчен стаж санаганда армия хезмәте һәм декрет яллары исәпкә алынмый.

Әгәр ир-егетләрнең хезмәт стажы  - 42, хатын-кызларныкы 37 елга җыелса, пенсиягә ике елга кадәр иртәрәк чыга алалар. 2019 елда 55 яки 60 яшьләре тулучылар арасында, хезмәт стажы буенча, пенсиягә чыгучылар булды. Стажлары тулучыларга - 2020 елда пенсия яшенә җитүчеләргә, туган көннәрендә үк (55 яки 60 яшьтә), вакытыннан алда иминият пенсиясе билегеләнергә мөмкин.

Пенсия яше (55 һәм 60 яшь) җитәргә берәр ел кала без булачак пенсионерларга хат җибәрәбез һәм үзебезгә чакырып сөйләшәбез.

Яңа карар нигезендә хатын-кызларга пенсия яше – 60, ир-атларга – 65. Ул 2019 елдан әкренләп арта. 2020 елда 55 яки 60 яшьләре тулучыларга пенсия билгеләү өчен тагын  ел ярым эшләргә кирәк була. Элеккеге пенсия яше буенча 2021 елда лаеклы ялга китәргә тиешлеләргә – 3, 2022 елда 4 ел өстәлә.

Пенсия тәэминаты буенча сорауларыгыз туса: 074 яки 2-50-89 номерына шалтырата аласыз.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев