Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр электрон яисә кәгазь хезмәт кенәгәләренә күчүне үзләре хәл итә

2020 нче елда электрон хезмәт кенәгәләре гамәлгә кертеләчәк.

Электрон хезмәт кенәгәләре кәгазь документ әйләнешен киметү, ялган документларны булдырмау һәм хезмәткәрләрнең хокукларын яклау өчен эшләнә.

Эшләүче гражданнар өчен, алдагы елның 1 гыйнварыннан, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле һәм кешенең үз рөхсәте белән генә башкарылачак. 2021 нче елда эшкә беренче тапкыр урнашучыларның барлык мәгълүматы бары электрон рәвештә тупланып барачак.

-Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак һәм аңарда да эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек, кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана, - ди  РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.

Эшмәкәрләр эшчәнлеген  алып баручы гражданнар бүген хезмәт кенәгәләренә мәгълүмат кертмиләр, киләчәктә дә электрон кенәгәләрендә үзмәшгульлек турында язылмаячак, дип белдерде  Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесенең урынбасары Елена Полякова видеорежим рәвешендә  узган пресс-конференциядә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев