Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр дә 3 июньнән соң санлы эфир телевидениесенә күчәчәк

Республикада быел, 3 июньнән аналог эфир телетапшырулары туктатылачак. Каналларда цифрлы - санлы эфир тапшыруларына күчү турында бүген үк еш сөйлиләр.

“Теләсә кайсы телевизорны да цифрлыга тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен тоташу  ысуллары беркадәр аерылырга мөмкин”, - ди Лениногорск радио - телевидение тапшыру үзәге белгече Роман Чуев. Сүз уңаеннан, ул, авылларда узган халык җыеннарында катнашып, санлы эфир тапшыруларына күчү үзенчәлекләре турында чыгыш ясады.

Гади сүзләр белән әйткәндә – телевизор никадәр яңа булса, цифрлы тапшыруларны кабул итү – тоташу шулкадәр гадиреәк булачак. Ләкин “искеләрне” дә цифрлыга  күчереп була, ди белгечләр.

Беренче чиратта, алар өчен антенна сатып алырга. Белгечләр телевизорларны өч төрлегә бүлә.

Иң заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар да җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифрлы” форматка  күчү өчен турыдан-туры антеннага тоташтырырга кирәк.

Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка (ресивер) аласы.

Аерым ресивер иске, кинескоплы телевизор аналоглар өчен һичшиксез кирәк булачак. Болары да һәм алда әйтелгән модельләр дә санлы эфир телевидениесе режимында эшләсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер алырга туры килә. Бер яктан приставкага антеннаны, икенче яктан телевизорның үзен тоташтыру сорала. Кыйммәтрәк ресивер вариантлары бюджет модельләреннән бары тик өстәмә функцияләре белән генә аерылып тора. Мәсәлән, флешкадан видео карау, телепрограмма яздыру һәм башкалар. Җайланмаларда зур аерма булмаячак.

-“Россия почтасы” белән килешү бар, приставка-ресиверларны март аенда почта бүлекчәләрендә сата башлыйбыз, - ди район почта элемтәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова.

Спутник тәлинкәсеннән кулланганда антенна кирәкми. Ә башка очракларда антенна урнаштырмыйча булмый.

Санлы эфир телетапшыруларын карау өчен теләсә кайсы телевизорга гомуми дулкынлы  антенна кирәк, ул аналог, шулай ук цифрлы эфир телевидениесе (всеволновая) сигналын кабул итә. Цифрлы форматта бушлай 20 Гомумроссия телеканалы эшли: Беренче канал, Россия 1, Матч, НТВ, Пятый канал, Россия К, Россия 24, Карусель, ОТР, Рен ТВ, ТВЦ, Спас, СТС, Домашний, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ һәм МУЗ ТВ.

Заманча яссы, DVB-T2 сигналын тотучы телевизорларны антеннага тоташтырганнан соң пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басасы. Цифрлы каналларны электроника үзе табачак.

Әгәр телевизор шактый иске икән, башта аңа приставка ялгарга, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны сканерлый һәм сез санлы форматтагы  телевидение карый алачаксыз.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев