Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, чүп яндырмагыз

10 апрельдән 17 майга кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, янгынга каршы катгый режим кертелә.

Ут-күзнең байтагы чүп-чар һәм кипкән үлән-яфракларны яндырганда саклык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Шунлыктан әлеге режим вакытында иң әүвәл коры үлән, чүп-чар яндыру тыела. Янгын күзәтчелеге белгечләре ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләүне дә өлешчә чикли.

-Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга ярамый. Урманнар белән якын булмаган торак пунктларда гына мангалларда ризык пешерергә рөхсәт, - диде ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары — күзәтчелек һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Сергей Сергеев.

 

-Кагыйдәләрне бозган өчен, гражданнарга 2-4 мең сум, вазифаи затларга – 15-30 мең, юридик затларга – 200-400 мең сум штраф җәзасы каралган, - ди районара янгын күзәтчелеге хезмәте бүлекчәсе начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.

Ут чыккан очракта янгын хезмәтенә - 01, 2-57-01 номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев