Чирмешәнлеләр өч көн рәттән ял итәчәк
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр өч көн рәттән ял итәчәк

8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Март аенда Татарстанда яшәүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март -  Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак», — диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

фото: pixabay.com


Нет комментариев