Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге күп фатирлы йортларның ишегаллары матурлана

Совет урамындагы 55 нче йорт һәр елны, итрә яздан, көзгә кадәр чәчәкләргә күмелә иде. Быел нигә чәчәкләр бик күренми икән дисәм, биредә “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләре бара икән.

- Инде эшләр ахырына якынлашып килә, подъезд алларын тәртипкә китереп, яктырткычлар урнаштырасы гына калды, - диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Подъездларга су кермәслек итеп юлларны “төшереп”, ишегалдына асфальт түшәлде, кер киптерү урыннары ясалды, эскәмияләр урнаштырылды. Быел биредә төзекләндерү эшләре баргач, чәчәк клумбаларына да бераз зыян салынды, хәзер көзге гөлләр генә чәчәк атып утыра.

Бу йортта матурлык яратучы, шул эшләрдә башлап йөрүче, уңган кешеләр яши. Бер подъездда әлеге эшнең инициаторлары Тәнзилә Овсянникова, ә икенчесендә - Татьяна Новичкова.

- Монда 40 елдан күбрәк яшибез. Элек өй кырыенда яшелчәләр үстерә идек, ә соңгы елларда ул урынны чәчәкләргә бирдек, - диде Тәнзилә Бәхтигәрәй кызы. – Гөлләрнең иртә язда чәчәк атучыларыннан алып көзгә кадәр күзләрне иркәләүчеләрен утыртабыз. Дөрес, быел анда чәчәкләр аз, ремонт тәмамлангач, өй янында өмә оештырырга планлыйбыз.

Киләсе язда бу йорт тирәсе, элеккеге кебек янә чәчәкләргә күмелер, монда яшәүчеләр матурлык ярата.

- Ремонттан соң ишегалды бөтенләй яңа төс алды. Үзебезгә тиешлесен без дә эшләрбез.  Күршеләр бик әйбәт, барыбыз да бергәләп карыйбыз йорт тирәсен, - диде Татьяна Новичкова. – Чәчәкләргә сибү өчен урамда су булмау гына җайсыз, шулай да, өйдән алып чыгып булса да, сугарырга туры килә, үсентеләргә су кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев