Чирмешәндә яшәүчегә документларын эзләүдә булышканнар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килеп ирешүче күпчелек проблемалар, мөрәҗәгатьләр безнең районга да хас. Алар компетентлы органнар тарафыннан хәл ителә.
2018 елда күп балалы ананың хезмәт хакы бирелүенең тоткарлануы белән бәйле берничә зары, эшкә урнашуга кагылышлы ике мөрәҗәгать, бер – “проблемалы” яшүсмерне район үзәгенең бер мәктәбенә 11 нче сыйныфка урнаштыру гозере булган. Әлеге үтенеч-сораулар барысы да уңай хәл ителгән.
Олы яшьтәге кешеләр арасында билгеләнгән пенсия күләменнән канәгать булмаучылар бар. Моңа, еш кына, эш стажын һәм хезмәт хакы күләмен дәлилләүче документлар юклык сәбәп: предприятиеләр яки колхозлар юкка чыккан, ә документларның кая киткәнлеге – билгесез. Тик шулай да 2017 елда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән, узган гасырның 80 нче елларында Латвия республикасындагы фабрикада эшләгән Чирмешән кешенең хезмәт стажы һәм айлык эш хакын дәлилләүче белешмә юллый алдык (югыйсә Союз Республикасы, фабрика да күптән юк инде)
Шулай ук Түбән Чегодай авылы пенсионерына кагылышлы проблема да уңай чишелеш тапкан.
Әти-әниләре үлгәннән соң, алардан калган өйдә 2001 нче елдан бирле яшәүче 48 яшьлек чирмешәнле - Үзбәкстанда туып үскән ир-ат та кыен хәлдә калган. Өендәге янгында, 15 ел элек аның паспорты югала. Документларыннан бары туу турындагы таныклыгы һәм хәрби билетының күчермәсе генә сакланган. 1990-1995 елларда ул Омск шәһәрендә яшәгәнлектән һәм эшләгәнлектән, шуны дәлилләүче һәм башка документларны эзләргә туры килде. Әлеге ир-атка Россия Федерациясе гражданлыгы бирү хакындагы нәтиҗә чыгару буенча эш дәвам итә. Тиздән аның рәсми рәвештә эшкә урнашырга, медицина ярдәме алуга һәм барлык хокуклардан файдаланырга мөмкинлеге булачак дигән өмет бар.
Республика күләмендәге кебек, безнең районда да инвалидларны тернәкләндерү кирәк-яраклары белән тәэмин итү проблемасы кискен торды. Хәзер бу уңайдан мөрәҗәгатьләр санаулы гына. Тик әлеге һәм инвалидлар өчен “каршылыксыз мохит” мәсьәләләре кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәрдаим күз уңында тора.
Рагыя Нурхамәтова,
ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең
райондагы җәмәгать ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев