Чирмешәндә җәяүлеләр юлы ерактан күренә
Белеп торыгыз

Чирмешәндә җәяүлеләр юлы ерактан күренә

Чирмешәндә юллардагы җәяүлеләр кичүләрен яңарта башладылар. Алар ел дәвамында “ашалып” беткәннәр.

-“Щит” җәмгыяте бригадасы җәяүлеләр кичүләрен буяу эшен Титов урамыннан башладылар, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Район үзәге урамнарында мондый урыннар егермедән артыграк.

Җәяүлеләр  кичүенең күпчелеге мәктәпләр, балалар бакчалары янында ясала. Буяуларны яңарткач, халык телендә “зебра” дип аталучы, аклы-сарылы полосалар ерактан ук күренеп торачак.

 


Нет комментариев