Чирмешәндә яңа туган баланы ташлап калдырганнар
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яңа туган баланы ташлап калдырганнар

Бу баланы район үзәгендәге бер кибеттән ерак түгел урында табып алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, пакетка салынган малайга нибары ике-өч сәгать кенә. Аны Әлмәткә хастаханәгә озатканнар, район үзәк больницасында сабыйның хәле тотрыклы, диделәр.

Полиция бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге эш буенча тикшерү бара.

Фото архивтан


Нет комментариев