Саклык банкының райондагы өстәмә офисы 26 декабрьдән башлап Татфондбанкта кертемнәре булганнарга - шәхси затларга компенсация түли башлаган.
-Банкта булган вклад акчаларын кайтару өчен якташларыбыз паспортлары белән район үзәгендәге офиска мөрәҗәгать итәргә тиешләр, - диделәр банк хезмәткәрләре. - Тулы исемлек бездә бар, шуның белән чагыштырганнан соң, клиентларга акча кайтарыла.
Банк хезмәткәрләре...

Банк хезмәткәрләре әйтүенчә, көндез аларга төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп булса да, кичке якта биредә чиратлар күзәтелми. Безнең районда "Татфондбанк" клиентлары - вкладчылары санаулы гына, чөнки Чирмешәндә әлеге банк филиалы моннан берничә ел элек үк ябылды. Шәхси һәм юридик затлар башка банклар белән эш йөртә.
Сүз уңаеннан, "Ак Барс" банкының райондагы офисы компенсация түләүләрдә катнашмый.

Нет комментариев