Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә, коронавирус белән бәйле, кафе, рестораннар, базарлар да ябыла

Районда, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, җәмәгать туклануы предприятиеләре – ресторан һәм ашханәләр (Үзәк ашханәдән кала), кафелар да эшләмәячәк. Базарлар ябыла.

Коронавирус эпидемиясе аркасында районда өлкән яшьтәге ялгызларга һәм ялгыз яшәүчеләргә кирәкле һәм вакытында тиешле ярдәм күрсәтүне оештыру өчен төзелгән эшче группаның чираттагы утырышында башка чикләүләр хакында да сүз булды.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу чиргә каршы бергәләп көрәшергә, таләпләрне катгый үтәргә өндәде, волонтерлар ярдәменең дә кирәк булуын әйтте.

Кайдандыр, читтән, чит илләрдән  кайтканнарны, кемдер анда эш буенча яки ялга, укырга баргандыр, өй шартларында карантинда булуын тәэмин итәргә, андыйларны контрольгә, медицина күзәтүенә алырга, бу таләпне үтәмәүчеләргә карата катгый чаралар күрергә кирәк. Гомумән, урамга чыгып йөрмәскә, халык күп җыела торган җирләргә бармаска, аралашудан тыелырга киңәш итәләр. Ул олыларга, балаларга да кагыла.

Районда, вәзгыять, бүгенге хәл шуны таләп итә, спорт һәм мәдәният, ял итү учреждениеләре ябылды, мәктәпләрдә каникуллар озайтыла. Мәчетләрдә намаз вакытын кыскарталар. Хәтта туйлар, тантаналы чаралар кичектерелә.

Волонтерларга да эш бар, аларга, 300ләп кешегә, аеруча мохтаҗларга, өлкәннәргә (андыйлар 431 кеше), кирәк булса, ярдәм оештыру бурычы, хәлләрен белеп тору бурычы йөкләнә.

Районда балалар бакчаларында дежур группалар гына кала, эштә булырга тиешлеләр балаларын анда китерә алалар. Өйдә торганнар исә балаларын бакчага йөртмәсәләр яхшы.

Бүген алынган мәгълүматлар буенча, районда өй шартларында карантинда торырга тиешлеләр 17 кеше.

Эшче группа утырышлары һәр көнне үтә.

Фото: автор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X