Чирмешәндә кар машиналарын тикшерәләр
Белеп торыгыз

Чирмешәндә кар машиналарын тикшерәләр

Дәүләт күзәтчелек идарәсенең райондагы бүлеге 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр игълан ителгән “Чаңгы машинасы-2019” (“Снегоход-2019”) операциясе кысаларында мототранспорт чараларын тикшерә.

Инспекторлар машиналарның теркәү язуларына,  документларының теркәү кагыйдәләренә  туры килүенә, техник карауның вакытында үткәрелүенә, йөртүчесенең  тиешле категориядәге таныклыгы булу-булмавына аерым игътибар итәчәкләр. Әлеге мәсьәләләр уңаеннан Гостехнадзорның райондагы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефоннар: 2-55-77; 8-952-037-20-76.

фото: pixabay.com

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев