Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә газ санагычларны кем алмаштыра?

Газ санагычны (счетчикны) кайчан алмаштырырга кирәк? Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Резеда. Чирмешән. Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский җавап бирде: -Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестернялар таушалып, прибор сафтан чыгарга мөмкин. Я ул...

Газ санагычны (счетчикны) кайчан алмаштырырга кирәк? Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Резеда.
Чирмешән.

Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский җавап бирде:
-Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестернялар таушалып, прибор сафтан чыгарга мөмкин. Я ул дөрес санамый башлый, тыгыла, я пыяласы чатный. Ә кайберәүләр, газ урлау максаты белән, санагычны тишеп, бораулап эштән чыгаралар.
"Счетчиклар"ны тикшерү срогы компьютердагы базада саклана. Шуннан карап, вакыты җиткәч, без абонентларга тикшерү хакында язма рәвештә бер атна алдан хәбәр бирәбез. Санагычларны Казаннан килгән махсус бригада урында ук карый. Аның өчен 1000 сум түлисе, әгәр дә "счетчик" гамәлгә яраксыз булса, 250 сум гына түлисе, тик бу очракта җиһазны 3 көн эчендә яңага алмаштырырга туры киләчәк. Бүген кибетләрдә әлеге прибор 1400-1500 сумнар чамасы тора. Ә аны алмаштыру 300 сумга төшәчәк (эретеп ябыштыручы кирәк булса, кыйммәтрәккә дә).
Әгәр дә абонент газ санагычын тикшертүдән баш тартса, я алмаштырмаса, абонентны газ өчен норматив буенча (торакның мәйданы һәм анда яшәүчеләр санына нигезләнеп) түләтә торган итәбез. Ә бу кыйммәткә төшә.
Санагычны алмаштыру өчен газ хезмәтенә барып, гариза язарга кирәк. Белешмәләр өчен телефон - 2-29-85.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы газ хезмәте газ санагыч