Чирмешәндә 9 май көнне нинди урамнар ябыла?
Белеп торыгыз

Чирмешәндә 9 май көнне нинди урамнар ябыла?

ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүләренчә, 9 май көнне иртәнге 8.30 – 10.00 сәгать аралыгында, “Үлемсез полк” йөреше үтү сәбәпле, район үзәгендә Шешминская, Беренче Май, Кыр, 22 партсъезд, Титов, Гагарин, Совет урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябык була.

«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменең күркәм традицияләренең берсе. Анда  һәркем катнаша ала. Безнең барыбызның да искә алырлык кадерле кешеләре, туганнары бар.

Район үзәгендә  әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр иртәнге сәгать 9 да Чирмешән лицее, 1 нче һәм  2 нче Чирмешән урта мәктәпләре  янында җыелачак һәм Чирмешән урамнары буенча Мәңгелек ут янына үтәчәкләр.

Автор фотосы


Нет комментариев