Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән сәнгать мәктәбендә ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр

Бер генә рус язучысы да үз иҗатында ришвәтчелек темасын читләтеп узмаган диярлек.

Гогольнең данлыклы “Ревизор”ыннан тыш та, Салтыков-Щедрин, Чехов, Островский, Грибоедов һәм башкалар үз иҗатларында шушы җәмгыять “чире” проблемасын кузгатканнар. Район балалар сәнгать мәктәбе китапханәсендә “Коррупциягә – юк, дип әйтик!” исемле күргәзмәгә куелган  матур әдәбият   шул хакта сөйли.

Әлеге күргәзмәдә  ришвәтчелеккә каршы көрәшкә кагылышлы  документлар,  матбугат чараларында басылган мәкаләләр дә урын алган. Өч бүлектән торган күргәзмә  22 ноябрьдән  7 декабрьгә кадәр эшләячәк. Оештыручылар теләүчеләрне әлеге материаллар белән танышырга чакыралар.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев