Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының иң өлкән кешесе вафат

Ульяновка авылында яшәгән, районыбызның иң өлкән кешесен - 101 яшьлек сугыш ветераны Константин Васильевны иртәгә соңгы юлга озаталар.

1918 нче елда туган Константинович Мартемьянович сугышка кадәр педагогия училищесын тәмамлаган. Яңа Элмәле башлангыч мәктәбендә өч ел укытучы булып эшләгәннән соң, ул 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Украинада элемтәче сыйфатында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы башланганда да шунда була. Сугышның беренче көннәреннән үк аяусыз, канлы бәрелешләрдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен, якташыбыз  “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Константин Васильев сугышны Берлинда тәмамлый. Туган ягына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, Ульяновка мәктәбендә балаларга белем бирә. Соңгы вакытта ул Ульяновка авылында кызы тәрбиясендә яшәде.

Сүз уңаеннан, бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран гына исән-сау.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев