Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен гаиләләр эзлиләр

Хәзер балаларны гына түгел, ялгыз калган өлкән яшьтәге кешеләрне яки ярдәмгә мохтаҗ инвалидларны да үз гаиләңә тәрбиягә алырга мөмкин. Социаль хезмәт күрсәтүнең әлеге яңа формасы республикабызда пилот проекты буларак кертелсә дә, уңышлы гына эшләп килә.

-Ялгыз кешене тәрбиягә алучы гаилә, аңа уңайлы яшәү шартлары, уңайлы психологик мохит тудыруны, дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин итүне үз өстенә йөкли. Үз гаиләсенә ялгыз кешене тәрбиягә алырга теләүче кандидат Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, 18 яше тулган, эшкә сәләтле гражданин булырга тиеш, - ди “Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галия Хөснетдинова. - Шунысы да бар, тәрбиягә алынучы белән кандидат арасында бернинди дә туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш. Шул ук вакытта ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ күршеңне, авылдашыңны, таныш кешеңне тәрбиягә алырга мөмкин.

Өлкән кешеләрне тәрбиягә алучыларга дәүләт ай саен акчалата түләүләр бирә. 3 төркем инвалид яки бөтенләй инвалидлыгы булмаучы гражданны караган өчен ай саен - 4 мең, 2 төркем инвалидны тәрбияләүчегә - 6 мең, 1 төркем инвалидны гаиләсенә сыендыручыга  8 мең сум акча түләнә. Моннан тыш, тәрбиягә алынучы өлкән кешенең пенсиясенең 75 проценты да гаилә бюджетына остәлә.

Әлеге проектта катнашырга теләүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Чирмешән авылы, Титов урамы, 26 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-28-30, 2-28-31.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев