РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтенә күптән түгел генә беренче балаларын алып кайткан яшь гаилә мөрәҗәгать иткән.
Яр Чаллыда яшәүче Рузилә һәм Салават Хәйруллиннарның күптән түгел генә беренче сабыйлары – уллары Сабир дөньяга килгән.
- 2020 нче елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган яки тәрбиягә алган барлык гаиләләргә ана капиталы биреләчәк, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Рузилә - Кара Чишмә кызы, туган авылында теркәлгән. Шуңа да ул безгә мөрәҗәгать итте.
Быелдан беренче бала туган гаиләгә 466 мең сум акча бирелә, ә быел икенче бала туган очракта – 150 мең сум өстәлә, барысы - 616 мең сум.
- Әлеге яңалык турында телевидениедән ишеткән идем. Шуңа да беренче балабызны алып кайткач, Пенсия фондының райондагы бүлекчәсенә барып гариза яздым, - ди Рузилә. – Хәзер инде сертификат бирүләрен көтәбез.
Ана капиталын берничә юнәлештә кулланырга мөмкин: торак сатып алырга, йорт төзергә, торак өчен алынган кредитны капларга; гаиләдәге һәр бала өчен балалар бакчасынатүләүгә, югары уку йортында белем алуга, студентларның тулай торакта яшәү чыгымнарын каплауга; сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә.
Фото: автор.
Нет комментариев