Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында бер кеше коронавирус йоктырган

Безнең районнан читтәрәк йөргән бу авыру безгә дә үтеп керде. Үткән тәүлектә COVID-19 бер райондашыбызда расланган.

Республиканың коронавирус буенча оператив штабы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән 54 кеше чирләгән, аларның 16сын больницаларга салганнар, 38е өйдә дәвалана. Расланган диагноз белән республикада әлеге авырудан 2785 кеше сәламәтләнгән  Иң аянычы, Татарстанда COVID-19дан  11 нче үлем очрагы теркәлде. 1976 елгы ир-атның 3 июнь көнне Әлмәттә гомере өзелүнең сәбәбе коронавирус диелә.

Коронавирусны үткән тәүлектә Казанда – 19, Яр Чаллыда – 10, Яшел Үзәндә – 4, Түбән Камада – 3, Әлмәт, Әтнә районнарында – икешәр, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Саба, Тукай, Ютазы, Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев