Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 2021 елда 1 миллиард 115 миллион сум пенсия түләнгән

ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең райондагы клиент хезмәтеннән хәбәр итүләренчә агымдагы елның гыйнварына районда 5703 пенсионер исәпләнә. 2021 елның бу чорында пенсия алучылар саны 46га күбрәк булган. 2021 елда аларга бер миллиард 115 миллион сум пенсия түләнгән (2020 елда – 1 миллиард 66 миллион сум).

-2022 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, шулай ук аларга беркетелгән түләүләр 5,9 процентка артты, - диде ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. – 1 февральдән бу категория пенсионерлар янә арттырылган пенсия (инфляциядән югарырак – 8,6 процент булачак) алачак.

1 гыйнвардан пенсионерларның яшәү минимумы 9250 сум итеп билгеләнгән. Индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласы туган яки уллыкка алган барлык гаиләләр 1 февральдән 524 мең сум (483 мең сум иде) күләмендә ана капиталы алуга хокуклы.

2020 елдан икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы 168,6 мең сум булды (моңа кадәр 155 мең сум) һәм шул рәвешле 693,1 мең сум (639 мең сум иде) тәшкил итә.

Яңа елдан, Пенсия фонды аша, балалары булган гаиләләр өчен түбәндәге пособиеләр билгеләнә башлады:

-эшләмәүче гражданнарга 1,5 яшькә кадәрле бала карау буенча айлык пособие;

-оешманы бетерү сәбәпле эшсез калган хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие;

-бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

-баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

- хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелүче пособие;

-призыв буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев