Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1375 гаилә ана капиталына сертификат алган

Агымдагы елның 1 гыйнварына районда 5869 пенсионер исәпләнә. РФ Пенсия фонды идарәсенең Чирмешән районындагы клиент хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, үткән ел аларга пенсия түләүгә 1 миллиард 3 миллион 725 мең сум акча тотылган.

1 гыйнвардан районда 1394 пенсионерның иминият пенсияләре 25 процентка арткан, алар ай саен өстәмә 1 мең 300 сум акча ала башлаганнар.

2019  елда клиент хезмәте хезмәткәрләре  3790 пенсия эшен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә 87 якташыбыз пенсияләрен уртача 1 мең 317 сумга арттыра алган.

2019 елда ана капиталына сертификат алу өчен 40 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, ягъни 2007 елдан башлап, 1375 гаилә ана капиталы сертификатына ия булган. Бүген ана капиталы 466 мең 617 сум тәшкил итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев