Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 1277 кешегә, түләүле нигездә, караучылар билгеләнгән

80 яше тулган кешеләрнең пенсияләре 5334 сумга арта. Үткән ел бу түләү 4985 сум булган. Пенсияләр белән бергә, ул да ел саен индексацияләнә бара.

-Бу түләүләрне алу өчен безгә килеп йөрүнең кирәге юк, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.  - Безнең хезмәткәрләр өлкән кешегә 80 яшь тулган көннән аны үзләре билгели һәм ул пенсия белән бергә килә.

Моннан тыш, 80 яшьтән олыраклар үзләренә караучы, ягъни өй эшләрендә булышучы да алырга хокуклы. Караучы Пенсия фонды аша теркәлгән очракта  айга 1200 сум түләү каралган. Әлеге сумма да пенсиягә өстәлә.

Беренче группа инвалидларга һәм инвалид балаларга да шундый ук түләүле караучы билгеләргә мөмкин. Безнең районда 1277 кешене (моңа хокуклыларның 90 проценты чамасы) кемдер карап тора һәм моңа акча ала.

Караучы сыйфатында теркәлгән кеше эшләүче дә, пенсионер да булырга тиеш түгел. 14 яше тулган яшүсмер дә караучы буларак теркәлергә мөмкин.  Өлкәннәрне, инвалидларны караучы кешенең эш стажы бара һәм баллар да өстәлә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев