Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 16 яшьлек угры тотылган

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 16 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 37 гариза һәм хәбәр кергән. Мордва Афонькәсендә яшәүче 16 яшьлек егет авылдашыннан акча урлаган. 76 яшьлек әнисенә кул күтәргән өчен Югары Кәминкәдәге 36 яшьлек хатынга...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.

02 16 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 37 гариза һәм хәбәр кергән.
Мордва Афонькәсендә яшәүче 16 яшьлек егет авылдашыннан акча урлаган.
76 яшьлек әнисенә кул күтәргән өчен Югары Кәминкәдәге 36 яшьлек хатынга җавап бирергә туры киләчәк.
Өч кеше (икесе Чирмешәннеке) машинада ялган аракы алып кайтканда тотылган.
Кызыл Чишмә кешесе аек булмаган килеш транспорт белән идарә иткәндә туктатылган, ул аңа кадәр дә шушы гамәле өчен суд каршына баскан булган.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 101, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 15 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме 42 авыруга кирәккән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, биш кеше ОРВИ, 4 райондашыбыз көнкүрештә тән җәрәхәте алу сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Чакыртуларның күпчелеге йөрәкләре сау булмаганнардан.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 44 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция