Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән юллары нык ватылган

Бүген Чирмешәннән Югары Кармалка юл чатына кадәр араны машинада узу автомобиль йөртүчедән зур осталык сорый. Рульны кайсы якка борсаң да, бу тирәдә чокырга килеп эләгәсең. Аеруча юлчылар базасы тирәсендә юл нык җимерелгән. -Бу юлда 3,5 километр арада капиталь ремонт ясау планлаштырыла, - ди Аксубай филиалының "Чирмешән" юл - ремонт -...

Бүген Чирмешәннән Югары Кармалка юл чатына кадәр араны машинада узу автомобиль йөртүчедән зур осталык сорый. Рульны кайсы якка борсаң да, бу тирәдә чокырга килеп эләгәсең. Аеруча юлчылар базасы тирәсендә юл нык җимерелгән.

-Бу юлда 3,5 километр арада капиталь ремонт ясау планлаштырыла, - ди Аксубай филиалының "Чирмешән" юл - ремонт - төзелеш участогы начальнигы Наил Котбиев. - Ләкин бу эшне асфальт заводын кабызгач кына башкарырга мөмкин булачак.
Агымдагы елда Шешминкага баручы (Югары Чегодайдан башлап 2 километр арада), Казанка юнәлешендәге (2,2 километр), Кара Чишмә белән Бәркәтә арасындагы (3 километр) юлларда да капиталь ремонт үткәреләчәк. Монда кайбер участокларда юлларны яңабаштан, нигезеннән үк яңартырга ниятлиләр. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 244 миллион сумга якын акча кирәк.
Бүген участок эшчеләре юллардагы чокыр - чакырларны "ямау" белән мәшгуль, Кузай -Нурлат юлының Кызыл Яр поселогы янындагы участогында шундый ремонт башкаралар.
Юлда чокырлар Һава температурасының кискен үзгереп торуы аркасында барлыкка килә. Аларны бүген махсус асфальт - бетон катнашмасы кулланып, "салкын" ысул белән төзәтәләр.
Сүз уңаеннан, быел районда юлларны төзекләндерү буенча, гомумән, зур эш күләме планлаштырылган. Әйтик, район үзәкләренең юл - урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә, Чирмешәннең Беренче Май, Техническая, Совет, Дзержинский, Гагарин, Титов урамнарындагы юлларга өлешчә асфальт түшәлергә тиеш. Бу максатларга республика бюджетыннан 15 миллион сум акча биреләчәк.
Муниципаль юл фонды акчалары исәбенә башкарылучы юл эшләре программасы кысаларында Иске Элмәледә - Гагарин , Түбән Чегодайда - Муса Җәлил, Утыз Имәндә - Гыйрфанов, Иске Кадида - Көньяк, Казанкада Мәктәп урамнарына вак таш җәелгән юл ясамакчылар. Монда барлыгы 10 миллион 832 мең сум акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Татавтодор юллар