Белеп торыгыз

Чирмешән районы авылларында концертлар башланды

Шушы көннәрдә Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Түбән Кәминкә авыл җирлегенең үзешчәннәр коллективы чыгыш ясады. Авылларда кабат концертлар башланды. Октябрь - апрель айлары дәвамында авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективлары башка авылларда концерт тәкъдим итәчәк. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары артистлары беренчеләрдән булып тамашачылар сынавын узган. 24 октябрьдә Күтәмәдә -...

Шушы көннәрдә Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Түбән Кәминкә авыл җирлегенең үзешчәннәр коллективы чыгыш ясады.
Авылларда кабат концертлар башланды. Октябрь - апрель айлары дәвамында авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективлары башка авылларда концерт тәкъдим итәчәк. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыллары артистлары беренчеләрдән булып тамашачылар сынавын узган.
24 октябрьдә Күтәмәдә - Иске Элмәле, Ивашкинода - Түбән Кармалка, Югары Кәминкәдә - Кармыш үзешчәннәре сәхнә ос­талыгын күрсәтәчәк.
Сүз уңаеннан, ноябрь урталарында район мәдәният йортында "Ул көннәрнең даны мәңгелек" халык иҗаты район фестиваленең гала - концерты да узачак.

Чирмешән районы үзешчәннәр концерты

Нет комментариев