Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы газетасы - тарих көзгесе

Ноябрь аенда район мемориаль үзәгендә район газетасына багышланган фотокүргәзмә оештырылды. 1966-1969 елларда газетаның (ул вакытта исеме - “Ленин юлында”) фотохәбәрчесе булып эшләгәнлектән, элеккеге редакция һәм типография хезмәткәрләре белән, мин дә бу чарада кунак буларак катнаштым.

Газета ветераннары, кунаклар күргәзмәгә узды.  Матур, иркен залда аклы-каралы һәм төсле фотолар урнаштырылган: районның алдынгы хезмәтчәннәре, җитәкчеләр, җитештерү, төзелеш объектлары сурәтләнгән. Үзенә күрә искиткеч зур тарих бит бу.

1965 елга кадәр Лениногорск районында чыккан газета - “Ленин юлында”  районда әле икенче ел гына эшли иде. Редакция район партия оешмасы бинасының беренче катында урын алды, ә типография исә хәзерге мемориаль үзәккә каршы якта аерым таш бинада. Профессиональ журналистлар аз булганлыктан, газета чыгаручылар – төрле һөнәр ияләре. Алар арасында кичә генә мәктәпне тәмамлап эшкә килүчеләр дә бар иде: Татьяна Куприянова, Нина Смирнова, Мөхтәрәмә Сафина, Евгений Ромин, Халисә Җиһангирова һәм бу юлларның авторы.

Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән бергә эшләү кызык та, шул ук вакытта җаваплы да иде. Беренче елларда безнең эшләр бик үк шома барды дип һич әйтеп булмый. Алсу Сөләйманова (хатлар бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы секретарь), Наилә Фассахова (җаваплы секретарь), билгеле инде редактор Әсхәт Сөләйманов безне эшкә өйрәтүче остазлар, мәрхәмәтле, олы җанлы кешеләр булып истә калган.

Бүгенге газета номерларын алып укыганда аның сыйфатына, бизәлешенә сокланам! Аны биккүп фоторәсемнәр бизи.

Редакция бинасындагы эш шартлары безнең чор белән чагыштырырлык та түгел. Бүлмәләрнең иркенлеге, хәзерге заман техникасы тәэмин ителеш эшләү өчен мөмкинлекләрнең киң булуы шул хакта сөйли. Без эшләгән чорда фоторәсемнәрне газета битләренә чыгару бик  җиңелләрдән булмады. Материалларны шәһәр кибетләреннән алырга кирәк, фотопленкаларны чорнау, эшкәртү, зурайту караңгы бүлмәдә яки төнлә башкарыла иде, бу шактый түземлек һәм вакыт сорый. Булган фотоларны газета битләрендә  бастыру өчен әүвәл металлга төшерергә кирәк (клище дип атала),  моны Казанда, нәшрият типографиясендә махсус эшлиләр. Килеп чыккан материалларны газета битләрендә чыгарганчы шактый вакыт уза һәм фотолар актуальлеген югалта, искерә.

Бүгенге фотохәбәрчеләрнең эшен карыйм да, ак көнләшү белән көнләшәм. Ник дисәң, кулларында югары дәрәҗәдәге цифрлы фотоаппаратлар, алар компьютерлар ярдәмендә фотосурәтләрне берничә минут эчендә газета битләренә урнаштырырга мөмкинлек бирә, сыйфаты да күпкә яхшы.

Бүген редакциядә үз эшләренең остасы булган журналистлар һәм башка хезмәткәрләр эшли. Киләчәктә газетаны тагын да кызыклы материаллар, матур эчтәлекле фоторәсемнәр белән чыгарсыннар өчен аларга исәнлек-саулык телим.

Камил Мәслахов, ветеран укытучы.

Лашман авылы.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев