14 март көнне (2021 ел) Чирмешән үзәк мәчетендә шахматчылар ярышачак. Әлеге район турниры Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлана.
Район мөхтәсибәте оештыра торган бәйгедә катнашуга мәктәп укучылары (1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар) һәм ир-егетләр, хатын кызлар (яшь чикләре юк) чакырыла.
Җиңүчеләргә бүләкләр, грамоталар һәм медальләр тапшырылачак.
Белешмәләр өчен тел: 8-987-421-73-74 (Ибраһимов Р.Ф.); 8-927-444-32-37 (Сөнчәләев Ш.Я.).
фото: pixabay.com
Нет комментариев