Чирмешән мәчетендә лагерь эшли
Укучыларга кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы уздыру мөмкинлеге бар – Чирмешәндәге үзәк мәчеттә алар өчен лагерь оештырылды.
Лагерь 3 гыйнвардан 10ына кадәр эшли. Бу көнне малайлар һәм кызлар иртәнге сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр дин йортында була. Аларга тәрбия, әхлак темаларына дин дәресләре үткәрелә.
-Малайлар һәм кызларны тәмле ашлар белән сыйларлар, экскурсияләр дә оештырыла, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Мәчет йортында балалар өчен тау да ясалган.
фото: Кадыр Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев