Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән кибетләрендә товар ассортиментын һәм бәяләрне оператив штаб тикшерә

Район кибетләрендә кайбер азык-төлек товарларга бәяләрнең нык күтәрелүе күзәтелә, әйтик, соңгы вакытта шикәр комы, ипи, суган, бәрәңге, кәбестә һәм башка кайбер ашамлыклар нык кыйммәтләнде.

Татарстан Республикасының барлык районнарында, шул исәптән бездә дә икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб төзелгән.

-Район үзәгендәге кибетләрдә көн саен бәяләр мониторингы үткәрәбез һәм товарларның булу-булмавын тикшерәбез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге штабның рәисе Марат Әһлиуллин. – Кайбер көнкүреш товарларына бәяләрнең нык үсүе күзәтелә, әйтик, шикәр комы бер атнада уртача 55 сумнан 70 сумга (килограммы) күтәрелгән, шулай ук ипигә, суганга, бәрәңгегә, кәбестәгә һәм башка кайбер азык-төлеккә бәяләр арткан.

Оператив штаб эшчәнлеге сәүдә предприятиеләрен азык-төлек һәм башка  товарлар белән тәэмин итүгә, система барлыкка китерүче предприятиеләргә, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сәүдә үзәкләре киштәләрендә көн азагына, гадәттә,  шикәр һәм тоз калмый, ләкин аларны икенче көннә алып кайталар. Кайбер кибетләрдә шикәр комын, тозны һәм карабодайны бер кешегә сату күләмен чикләгәннәр. Шул ук вакытта сәүдә челтәрләрендә барлык кирәкле азык-төлек товарлары бар, аларны штатлы режимда кайтарып торалар.

- Кайбер төр товарларның сатудан югалуының туп сәбәбе – халыкның аларны күпләп сатып алуы, - ди Марат Хәбибулла улы.

Оператив штаб шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыятьне дә тикшереп тора. Районда бу өлкәдә хәл тотрыклы, оешмалардан һәм предприятиеләрдән эшчеләрне эштән азат итү турында хәбәр кермәгән.

Бүгенге шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек тә аерым игътибар сорый. Районда 362 эшмәкәрлек субъекты һәм 702 үзмәшгуль теркәлгән, шуларның бер өлеше ярдәмгә мохтаҗ.

-Эшмәкәрләр кайбер төр товарларга бәяләрнең югары булуы һәм махсуслаштырылган предприятиеләр өчен кирәкле товарларның булмавы турында әйтәләр, - ди Марат Әһлиуллин. – Бу мәсьәләләрне тикшереп, аларны чишү юллары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев