Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән газ хезмәте үз базасын да яңарта

Быел районда 32 километр озынлыкта газ үткәрү торбалары буялган. Газ хезмәте белгечләре халыкны һәм объектларны зәңгәр ягулык белән ышанычлы тәэмин итү максатында, байтак кына җиһазларны алмаштырганнар һәм ремонтлап куйганнар.

Район территориясендә газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 669 километр, шуларның 400е җир өстеннән уза һәм алар һәр биш ел саен буялырга тиеш.

-Быел торбалар, план буенча, ике авылда -  Түбән Кәминкәдә һәм Иске Үтәмештә, планнан тыш Утыз Имәндә (12 километр) буялды, - ди район газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минханов. –Әлеге эшләрне подрядчы оешма килешү нигезендә башкара. Киләсе елда газүткәргечләрне Чирмешәндә – елганың сул ягында, Казанка, Бәркәтә авылларында буяу планлаштырыла.

Капиталь ремонт планы кысаларында 2019 елда, район үзәгендәге Беренче Май, Бакча, Яр буе, XXII партсъезд урамнарында һәм элеккеге кирпеч заводы поселогында алты газ бүлү шкафы алмаштырылды. Бу – аларның хезмәт итү срогы чыгу белән бәйле. Газ бүлү пунктларында (ГРП) өч мич казаны, ике басым регуляторы яңартылган. Киләсе елларда Югары Чегодай, Чирмешән, Бәркәтә, Лашман, Яңа Элмәле, Түбән чегодай, Иске Кади, Керкәле, Туймәт, Күтәмә, Ивашкино, Шешминка, Ульяновка, Тукай авылларында ГРПларны алмаштыру ниятләнә.

Газ хезмәте базасының үзендә дә төзелеш эшләре бара: биредә гаражны капиталь ремонтлыйлар, хәзер аның түбәсен ябалар. Әлеге хезмәт җитәкчесе әйтүенчә, киләсе, 2020 елда административ бинада, шулай ук диспетчерлык һәм контроль керү-чыгу пунктында капиталь ремонт ясалачак.

фото: Кадыйр Гомәров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев