Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән архивы фонды 29 меңнән дә арткан

Район архив бүлеге фондында 29006 документ саклана, алар арасында фотодокументлар да байтак.

Документларның 336сы әле үткән ел гына кергән. Алар Шешминка, Яңа Элмәле, Күтәмә авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең архивтагы фондларын баеткан.

Архивка үзең барып кына түгел, ә электрон формада да теге яки бу документны сорап мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, билгеле бер чорга, хезмәт хакы һәм стажы турында белешмә сорыйлар. Мондый мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге РФ Пенсия фондларыннан һәм күп функцияле үзәк аша керә, гражданнар үзләре дә запрос бирә. 2021 ел дәвамында бүлеккә шундый социаль-хокукый характердагы 911 белешмә сорап мөрәҗәгать иткәннәр, шуларның 769сына җавап биргәннәр, калганнары тикшерүдә. Болардан кала тагын  5 кеше нәселе, туганнары турында (тематик характердагы) мәгълүмат сорап килгән, шуларның өчесе уңай хәл ителгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев