Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чи бәрәңге кабыгы да файдалы

Файдаланып карагыз әле!

* Бәрәңгене чи килеш бүлеп, икмәк савыты эченә куйсагыз, күмәч озак вакыт кипмичә сакланыр. Кабыгын чистартып, бер-ике бүл­бене тозы чыгынкы ашка салганда, ул артык тозны үзенә җыячак. Савыт-сабаны чи бәрәңге белән сөртеп, бераздан кайнар су астында тотсагыз, алар яңарып китәчәк.

* Иттарткычта ит үткәргәннән соң, аны сүткәнче, бер-ике бәрәңге чыгару яхшырак. Иттарткыч чистарачак, кәтлитләрегез дә тәмлерәк булыр.

* Киптерелгән бәрәңге кабыгы кабак, кыяр, карлыган куагы өчен яхшы ашлама булып тора.

* Халыкта, бәрәңге кабыгын мичтә яндыру төтен торбасын тазартырга булышлык итә, дигән сынамыш та бар. Аны, шулай ук, юшкын утырган чәйнүккә салып кайнатырга да киңәш ителә. Озак кайнатканда, ул юшкынны йомшартачак.

* Өйдә йорт җиһазларын күчергәндә дә чи бәрәңге ярдәмгә килер. Аның кабыгын яисә кисәген мебель аягы астына куйсаң, җиһазны идәнгә зыян китермичә шудырып булачак.

* Яңа киселгән бәрәңге майлы буяу белән буялган урыннарны пычрак-таплардан чистартырга ярдәм итәр.
Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев