Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәйрәмдә Татарстанда буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге сәгатьләрдә 18 метрга кадәр җитә.
Һава температурасы 6 ноябрьдә төнлә 2 градуска кадәр суытса, көндез 3 градус җылы булачак.
7 ноябрьдә җөнлә - 1-6 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.
Юлларда бозлавык булырга мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлекне арттырмаска, юлларда игътибарлырак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран Татарстан