Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәйрәм көннәрендә җылы булачак

    1 һәм 2 майда Татарстанда бик җылы булачак, әмма республика буенча кыска вакытлы яңгыр, хәтта яшен дә булырга мөмкин. "Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Ләкин һава шартлары тотрыклы булмаячак: кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә", - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик...

    1 һәм 2 майда Татарстанда бик җылы булачак, әмма республика буенча кыска вакытлы яңгыр, хәтта яшен дә булырга мөмкин.

    "Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Ләкин һава шартлары тотрыклы булмаячак: кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә", - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
    1 май төнендә 8-13 градус җылы булачак, көндез - 19-24. 2 майда да төнлә 8-13, көндез 20-25 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: