Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быелгы яз кемнәрне бәхетле итәр?

Астрологлар билгеләвенчә, 2022 елның язы барлык билгеләр өчен дә матур вакыйгаларга юмарт булмакчы, ләкин йолдызнамәнең биш билгесе аеруча уңышка ирешәчәк. Бигрәктә мәхәббәт һәм карьера өлкәсендә. Кемнәр алар?

Кучкар язны оптимистик кәеф белән башлаячак. Ялгыз Кучкарлар бик күпләрне гашыйк итәр. Күпләр арасыннан берсен сайлап алу авыр булмасын гына. Гаиләлеләр мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешер. Астрологлар Кучкарга имиджын да бераз үзгәртергә киңәш итә. Ул үзен тагын да ышанычлырак тоячак. Иң мөһиме — яз көне бу билге вәкилен яхшы премия, карьерада үсеш һәм күңелле сәяхәт көтә.

Бизмән өчен үзгәрешләр вакыты җитте, дип ышандыра йолдызлар. Алар барлык өлкәдә көтелә. Күп кызыклы яңа танышулар, романтик маҗаралар булмакчы. Карьерада зур уңышка ирешү өчен Бизмәнгә бер ышанычлы фикердәш дус табарга һәм бергә эшләргә кирәк. Бу айда Бизмән барлык бурычларыннан да котылып, гадәти тормыш ритмына кайтачак. Мартта эшләре аеруча уңышлы булыр.

Чаян проблемаларының ничек хәл ителгәнен үзе дә сизми калыр. Кайбер Чаяннар торак мәсьәләсен хәл итәр. Ялгыз Чаян башын югалтып гашыйк булыр һәм хисләр дәрьясына чумар. Язның беренче аенда күңелле сәфәрләр булырга мөмкин. Уңыш ай буе юлдаш булыр.

Укчыга быелгы яз кабатланмас хис-кичерешләр һәм күп очрашулар бүләк итәр. Йолдызлар интуициягә таянып, артык уйланылмаган гамәлләр кылырга да рөхсәт итә. Бу язда гаилә корган Укчының никахы ныклы, бәхетле булачак. Кайбер Укчыларның тормышына үткәннәрдән берәү яңадан килеп кереп, күңелләрен иләс-миләс китермәкче. Өстәвенә, Укчылар җитәкчеләрнең дә күңелен яулауга ирешер.

Кәҗәмөгез карьерада да, көнкүреш тормышта да уңышка ирешергә чамалый. Ялгыз Кәҗәмөгез бу язда саф һавада йөрергә ешрак чыкса, язмышын очратачак. Бу яздагы танышу тик уңышлы булачак! Гаиләле Кәҗәмөгез икенче яртысына игътибарын кызганмасын. Иҗат белән шөгыльләнүче Кәҗәмөгезләргә илһам киләчәк, иҗат итеп өлгерсеннәр генә!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев