Быел көз җылы буламы?
Белеп торыгыз

Быел көз җылы буламы?

Быел Россиягә көз җылы килә. 7 сентябрьгә кадәр Чукоткадан кала илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак температура фаразлана. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.

«10 көнгә, ягъни 29 августтан 7 сентябрьгә кадәр, һава торышы фаразын карыйк. Температура нормадан югарырак була. Чукоткада гына һава температурасы норма тирәсендә көтелә. Гомумән, ил халкын көз бик җылы сәламләячәк, салкын һава торышы көтелми», – диде синоптик.

чыганак


Нет комментариев